Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Алексей Фролов искәрткәнчә, мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла, шуларның 118е беренчел звено учреждениеләре. 44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге 5 программа буенча эшләрдән 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау 80%ка башкарылган.
Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект 2 программага кертелгән, алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 73% тәшкил итә.
Шулай ук эшләр аерым министрлыклар линиясе буенча алып барыла. Спорт министрлыгы буенча 15 объектта башкару 67% тәшкил итә. Социаль яклау министрлыгының 35 объект - эшләр Алабуга районындагы бер объектта гына төгәлләнмәгән. Аның буенча башкару 63% тәшкил итә. Шулай ук 9 объектның берсе Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча кала. Бүгенге көндә аның әзерлеге 90% тәшкил итә.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Эшләр 465 күпфатирлы йортта дәвам итә, шулардан 361 йортта эш күләме 70% тан артып китә. Бүгенге көндә программа буенча 261 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шуларның 15 муниципалитеттагы 37 объект - соңгы ике атнада.