Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 42,6 млрд сум булган бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләнешләрнең 64,2 проценты), шул исәптән:
Дотация – 214,3 млн сум (100%),
субсидияләр – 24,4 млрд сум (67,4%),
субвенцияләр – 4,4 млрд сум (58,9%),
башка бюджетара трансфертлар – 13,0 млрд сум (59,6%),
федераль фондлардан кергән акчалар – 626,5 млн. сум (83,3%).
Килгән федераль акчалар максатчан булып санала һәм максатчан билгеләнеш нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлтелде.