«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы берничә инновацион проектны карады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышны ачып, республика Рәисе 7-8 сентябрьдә «Казан Экспо»да «Россия-Кытай» форумы узачагын хәбәр итте һәм анда актив катнашырга чакырды.

«Евро-5» классындагы югары октанлы автобензиннар җитештерүнең яңа технологиясен А.В. Топчиев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты директоры урынбасары Константин Дементьев тәкъдим итте.

"ОКБ Вектор" (Мәскәү) сыеклык дәрәҗәсен үлчәү өчен датчиклар уйлап тапкан. Аларны Татарстанда җитештерү планлаштырыла. Бу хакта предприятиенең финанс директоры Алексей Фомичев сөйләде.

Тукыма сәнәгате һәм экологик ябыштыру системалары өчен полимер дисперсияләрне «Хома» компаниясенең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча генераль директоры урынбасары Константин Ширшин тәкъдим итте.

Предприятиеләр өчен алдынгы ИТ-эшләнмәләрне «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә импортны алмаштыру буенча компетенцияләр үзәге» (Мәскәү) КАБО директоры Илья Массух тәкъдим итте. Алар арасында - катламны гидроташу өчен "КиберГРП" программасы һәм углеводородларны разведкалау һәм чыгару өчен комплекслы IT-платформа.

Үз чиратында, «РТСИМ» компаниясе Татарстан ТЭК хезмәткәрләрен укытырга әзер. Бу хакта «РТСИМ» ҖЧҖ генераль директоры Айрат Мөхәммәтҗанов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International