Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, социаль эшкуарлар реестрына кергән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шулай ук 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга субсидияләр рәвешендә грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуын үткәрү турында игълан итә.
“Минем бизнес” үзәгенең укыту программаларын узу грант ярдәме алу өчен өстәмә шарт булып тора.
Проект бәясеннән 25 процентыннан да ким булмаган өлешен финанслашу булганда, грантның минималь суммасы 100 мең сум, максималь суммасы 500 мең сум.
Грантны бизнес-проектны гамәлгә ашыруга сарыф итәргә мөмкин.
Гариза бирү өчен https://disk.yandex.ru/d/jqNi4u5Y4E6drA сылтамасы буенча документлар белән танышырга, шулай ук https://disk.yandex.ru/d/py-W3CTTFyiHcg сылтамасы буенча документлар тутырырга кирәк.
Сораулары белән эшмәкәрләр "Минем бизнес” үзәгенә 8(843)222-90-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала, өстәмә номерлар 102, 117, 118, 124.
Гаризалар 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга 9:00дән 17:00гә кадәр, төшке аш тәнәфесе 12:00дән 12:48гә кадәр) Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат адресы буенча кабул ителә.
Гариза бирү өчен алдан «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» сайтында язылырга мөмкин.