Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү буенча муниципалитетлар белән берлектә алып барыла торган эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.