2023 елның 7 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 262,5 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 225,0 млрд. сум, җирле бюджетларга 37,5 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Матбугат конференциясе темасы – «2023 елның 7 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджетларның үтәлеше».
"Берләштерелгән бюджетның җәлеп ителгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында җиденче позициядә тора һәм Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә”, - дип хәбәр итте Алла Анфимова.
Табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 103,1 млрд.сум күләмендә кергән.
Шулай ук Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенең мөһим чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым тора. Еллык билгеләнешне үтәү 59,1% тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетына 47,2 млрд. сум, җирле бюджетларга 21,8 млрд. сум җыеп алынган. Физик затларның керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 69,0 млрд.сум күләмендә кергән.
Оешмалар мөлкәтенә салым буенча Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр 29,4 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 23,4 млрд.сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр 17,0 млрд. сум җыеп алынган.
2023 елның гыйнвар-июль айларында җир салымы буенча керем 4,9 млрд.сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 12,9 млрд. сум тәшкил иткән.
Докладның тулырак тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.