2023 елның 7 аенда бюджетның чыгым өлешен үтәү турында

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Гела Герасимова 2023 елның 7 аенда бюджетның чыгым өлешенең үтәлеше турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары сүзләренчә, 2023 елның 7 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 257,5 млрд.сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары 217,7 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 85 млрд. сум күләмендә башкарылган.
Җирле бюджетларга республика бюджетыннан 45,2 млрд.сум күләмендә бюджетара трансфертлар җибәрелгән.
"Кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар хезмәт хакларын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде», - дип хәбәр итте Гела Герасимова.
Федераль бюджет акчаларына килгәндә, 2023 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 66 млрд.сум күләмендә бюджетара трансфертлар керүе планлаштырыла. 7 ай эчендә федераль акчалар хисабына чыгымнар 42,6 млрд. сум тәшкил иткән.
Федераль чаралар буенча иң эре юнәлешләр: юл эшчәнлеген финанслау – 2023 елның 7 аенда чыгымнар 11,4 млрд.сум тәшкил иткән, индустриаль паркларның инфраструктура объектларын төзү, модернизацияләү яки реконструкцияләү чыгымнарын каплау (7,2 млрд. сум), авылга дәүләт ярдәме күрсәтү һәм авыл территорияләрен үстерү (3,2 млрд. сум).
"Гомумән алганда, 2023 елда бюджет үтәлеше шактый тотрыклы бара. Керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлеш тигез бара», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International