ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 95 процентка үтәлгән

2023 елның 25 августы, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өлешендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 43  гомуми белем бирү учреждениеләре буенча эшләр 99% тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау тармагында өч федераль һәм республика капремонт программасы гамәлгә ашырыла, аларга беренчел звенодагы 118 учреждение керә. Эшләр тулаем алганда 98%ка башкарылган.

Мәдәният тармагында дүрт федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла. 34 авыл мәдәният йорты 73% ка ремонтланган.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы төрләрне башкару 97%. 373 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Шулай ук министр торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау нәтиҗәләрен дә әйтте. Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 98,6% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,6%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,6% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 0,7%ка югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International