2024-2026 елларга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын төзү буенча эшләр кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан җирле бюджетлар белән бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2024-2026 елларга җирле бюджет проектлары күрсәткечләрен карау буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән дистанцион киңәшмәләр үткәрелде.
Киңәшмәләрдә 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашты.