Татарстанда 2 млн 523 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 81%ы

2023 елның 18 августы, җомга

Татарстан Республикасында 2023 елның 18 августына 2 млн 523 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 81%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган.

Динамика турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, коммерциячел торак төзүчеләр планлаштырылган күрсәткечләрне 73%ка үтәгән. Файдалануга тапшырылган 130 күп фатирлы йортның мәйданы 1 млн 46 мең кв. метр тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы кысаларында 120,5 мең кв. метр мәйданлы 33 йорт тапшырылган, ягъни еллык йөкләмәләрнең 75%ы.

Традицион рәвештә иң югары күрсәткечләр шәхси торак төзелешендә. Ел ахырына 4 ай калганда 90% үтәлеш теркәлә. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 357 мең кв. м тәшкил итә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгән. Әйтик, «Торак» федераль проектына 26 объект кертелгән, аларның гомуми үтәлеше 43% тәшкил итә.

Тагын 7 мәйданчык «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International