Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 815 номерлы карары нигезендә, 2017 елдан башлап ел саен «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
Конкурс муниципаль идарәне оештыру һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикасы мисалларын ачыклау, бүләкләү һәм башкаларны аларның эш үрнәкләре белән таныштыру максатында оештырыла.
Конкурста муниципаль берәмлекләр категорияләренә карап катнаша: I категория муниципаль округлар, шәһәр округлары (шәһәр эчке бүленеше булган шәһәр округлары) һәм шәһәр торак пунктлары; II категория авыл торак пунктлары.
Җиңүчеләр 5 номинация буенча сайлана: муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү, шәһәр төзелеше сәясәте, халык белән нәтиҗәле элемтәләр тәэмин итү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту һәм «акыллы шәһәр».
Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең акчалата премияләре һәм дипломнары бирелә.
Хәзерге вакытта 2023 елда «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре игълан ителде. Конкурсның республика этабы нәтиҗәләре белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Федераль этапның конкурс гаризаларын бәяләү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.