Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 112,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 106,2 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 6,2 млрд. сум.
Агымдагы елның августында Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 1,6 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте. Агымдагы елның 31 августына барлыгы 7,7 млрд.сумлык шундый кредитлар җәлеп ителгән.