Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турында" мәсьәлә буенча утырыш узды.
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы турында доклад белән чыгыш ясады.
Бюджет проекты турындагы мәсьәлә каралганчы, Татарстан Республикасы Финанс министры республиканың консолидацияләнгән бюджетының агымдагы үтәлеше турында кыскача мәгълүмат бирде.
Радик Гайзатуллин сүзләренчә, агымдагы елның 8 аенда республиканың консолидацияләнгән бюджетына 354,9 млрд.сум керем кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган 295,4 млрд. сум.
2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджет 8 ай эчендә бюджетның үтәлешенә һәм законнар үзгәрешләренә нигезләнеп эшләнгән.
“Бюджетның керем өлешен формалаштыру – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм республикабыз Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән 24-26 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды. Шул ук вакытта, фаразда федераль законнарның үзгәрешләре дә исәпкә алынды ”, - дип белдерде Радик Гайзатуллин.
Бюджетның керем чыганаклары турында сөйләгәндә, Радик Гайзатуллин түбәндәгеләрне хәбәр итте, 2024 елда табышка салым 103,4 млрд.сум, 2025 елда – 108,6 млрд. сум, 2026 елда – 115,1 млрд. сум күләмендә көтелә.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2024 елда – 137,5 млрд.сум, 2025 елда – 147,7 млрд. сум, 2026 елда – 158,4 млрд. сум күләмендә керәчәк дип фаразлана.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керү фаразы 2024 елга – 38,8 млрд.сум, 2025 елга – 40,3 млрд. сум, 2026 елга – 42 млрд. сум тәшкил итә.
Оешмаларның мөлкәтенә салым 2024 елда – 39,1 млрд.сум, 2025 елда – 40,6 млрд. сум, 2026 елда – 43,2 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Җир салымы керемнәре ел саен 8,4 млрд.сум күләмендә фаразлана.
Транспорт салымы керемнәре 2024 елга – 6,9 млрд.сум, 2025 елга – 7,1 млрд. сум, 2026 елга – 7,3 млрд. сум күләмендә бәяләнә.
Җыелма керемгә салымнар буенча керем 2024 елга – 25,6 млрд.сум, 2025 елга 26,6 млрд. сум, 2026 елга 27,6 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Муниципаль берәмлекләр бюджетына тулысынча керә торган физик затларның мөлкәтенә салым 2024 елга – 2,7 млрд.сум, 2025 елга – 2,8 млрд. сум, 2026 елга – 2,9 млрд. сум булыр дип бәяләнә.
Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2024 елга – 13,1 млрд.сум күләмендә, 2025 елга – 13,2 млрд. сум, 2026 елга – 16,2 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Шулай итеп, берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 2024 елга – 377,1 млрд.сум, 2025 елга 396,6 млрд. сум, 2026 елга 422,6 млрд. сум күләмендә фаразлана.