Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырышның темасы – 2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын фаразланың, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектының төп параметрлары.
“Финанс министрлыгы 24-26 елларга Татарстан Республикасы бюджетын, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлегенең, 911 җирлекнең чыгымнарын планлаштырды. Барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары кытлыксыз фаразлана”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы финанс министры.
Үз докладында Радик Гайзатуллин 2024 елга бюджет чыгымнарының конкрет юнәлешләрен сыйфатлады.
Шулай итеп, «Илкүләм икътисад» бүлеге 2024 елга – 84,7 млрд.сум, 2025 елга – 84,9 млрд. сум, 2026 елга – 85,1 млрд. сум күләмнәр белән үз эченә берничә тармакны ала. Иң эреләре – юл хуҗалыгы, капиталь кертемнәр, авыл хуҗалыгы, транспорт.
«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә 2024 елга – 11,4 млрд.сум, 2025 елга – 11,5 млрд. сум, 2026 елга – 11,6 млрд. сум чыгымнар фаразлана.
Социаль-мәдәни өлкәдә «Мәгариф» тармагында 2024 елда чыгымнар күләме 128,4 млрд.сумга җитәчәк, 2025 елда – 142,8 млрд. сум, 2026 елда – 159,1 млрд. сум.
Социаль өлкә – «Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча чыгымнар 2024 елда 15,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, 2025 елда – 17,2 млрд. сум, 2026 елда – 19,4 млрд. сум.
«Сәламәтлек саклау» бүлегендә мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 2024 елга – 107 млрд.сум, 2025 елга – 118,5 млрд. сум, 2026 елга – 131,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.
«Социаль сәясәт» тармагында 2024 елга чыгымнарның гомуми суммасы 58,2 млрд.сум күләмендә фаразлана, 2025 елга – 60,7 млрд. сум, 2026 елга – 63,6 млрд. сум.
«Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар 2024 елга – 8,6 млрд.сум, 2025 елга – 9,5 млрд. сум, 2026 елга – 10,6 млрд. сум тәшкил итә.
2024-2025 елларга консолидацияләнгән бюджетта «Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү» бүлеге буенча чыгымнар 1,2 млрд.сум тәшкил итәчәк, 2026 елга – 1,1 млрд. сум.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының гомуми чыгымнары күләме 2024 елга – 397,4 млрд.сум, 2025 елга – 418,9 млрд. сум, 2026 елга – 451,7 млрд. сум дип фаразлана.
2024 елга консолидацияләнгән бюджет дефициты 20,3 млрд.сум күләмендә фаразлана, 2025 елга – 22,3 млрд. сум, 2026 елга – 29,2 млрд. сум.
“Бүген безнең алда торган беренче чираттагы бурыч – үз вакытында барлык дәрәҗәдәге бюджетларны сыйфатлы итеп формалаштыру һәм Татарстан Республикасы бюджеты турында 2024 елга, 25 һәм 26 еллардагы план чорына закон проектын эзерләү”, - дип йомгак ясады Радик Гайзатуллин.