Татарстанлылар «Вправе.рф» порталы аша түләүсез юридик ярдәм ала ала

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган ел ахырында Татарстан Республикасында пилот режимында хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы эшли башлады. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Портал аша гражданнар бушлай юридик ярдәм алуга языла, хокукый документлар һәм яңалыклар белән таныша ала, соңыннан электрон рәвештә хокукый ярдәм ала алачаклар. Портал бушлай юридик ярдәм алуның оперативлыгын, ачыклыгын, сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк.

«Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

- телефон аша юрист консультациясен алу;

- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү;

- Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылу;

- иң кирәкле тормыш ситуацияләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.

Порталдан теләсә кайсы граждан файдалана ала. Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында авторизация үтәргә;

2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать итү» төймәсенә басарга;

3. Алга таба шәхси мәгълүматны ситуациягә карап тутырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International