Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Бөтенроссия финанс хезмәткәре көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә төбәгебездә республика бюджетының тотрыклылыгын һәм баланслылыгын саклау, аның керем чыганакларын үстерү, җирле бюджетларны формалаштыру һәм үтәү белән бәйле финанс һәм бюджет өлкәсендәге мәсьәләләр Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре һәм муниципаль белгечләр тарафыннан сыйфатлы һәм вакытында үтәлә.
Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм һәм намуслы, катлаулы хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм. Республикабыз финанс органнары хезмәткәрләренең шәхси эшлекле сыйфатлары һәм тәҗрибәсе куелган максатларга ирешүнең нигезен тәшкил итәчәгенә ышанам.
Финанс хезмәте ветераннарына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге, яшәү дәртегез ташып торуын, алдагы эшләрегездә сезгә зурдан-зур уңышлар телим! Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин