Республикада предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәме чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Үз чыгышы барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәменең барлык чаралары кулланылуын хәбәр итте.
Мәсәлән, 2023 елда төбәктә система булдыручы предприятиеләргә ярдәм итүгә 32,8 млрд.сум бүлеп бирелгән (шулардан 26,1 млрд. сум – сәнәгать үсешенә, 3,8 млрд. сум – Сәнәгатьне үстерү фонды үсеш программаларына субсидияләр, ташламалы кредитлар – 2,9 млрд. сум).
Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү өчен 49 млрд. сум каралган (шул исәптән инвестиция һәм әйләнеш максатларына ташламалы кредитлар 18,7 млрд.сум, кредит каникуллары һәм реструктуризация 5,8 млрд. сум, башка чаралар).