Татарстан Рәисе: Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли

2023 елның 8 сентябре, җомга

Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансист  көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.

Исегезгә төшерәбез, 1996-1998 елларда Рөстәм Миңнеханов Татарстан финанс министры вазыйфасын биләгән иде. "Бу минем өчен бик кызыклы еллар булды, мин бу системаның ничек үсеш алганын күрдем. Әлбәттә, безнең уртак эшебез шактый катлаулы икътисадый чорга туры килде, әмма без бергәләп хәл итү юлларын таптык. Иң мөһиме  -биредә үз эшенең чын патриотлары һәм профессионаллары эшли. Мин үзем белән эшләргә насыйп булган барлык хезмәттәшләремә чын күңелдән рәхмәтлемен», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, финанс системасында алган тәҗрибәсе аңа алга таба да кирәк булды. "Мин һәрвакыт финанс органнары хезмәткәрләренә зур хөрмәт күрсәтәчәкмен. Бу система республика тормышында мөһим роль уйный һәм тотрыклылыкны тәэмин итә. Бездә искиткеч кадрлар бар. Без федераль хезмәттәшләр белән бик нәтиҗәле аралашабыз. Барысы да бербөтен булып эшли", - дип өстәде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә төрле дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International