2023 елның гыйнвар-август айларында федераль бюджет үтәлешен алдан бәяләү

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-август айларында федераль бюджет керемнәре күләме 16 990 млрд сум тәшкил иткән.

Нефть һәм газ булмаган керемнәр – 12 155 млрд.сум.

Нефть-газ керемнәре – 4 836 млрд. сум.

2023 елның 8 аенда федераль бюджет чыгымнары 19 351 млрд сум тәшкил иткән.

Гомумән алганда, 2023 елда федераль бюджет чыгымнары күләме бюджет турында законда расланган бюджет ассигнованиеләренең чик күләменнән һәм өстәмә нефть-газ булмаган керемнәр күләменнән чыгып формалаштырылачак. Бу беренчел структур дефицитның бюджет турында закон параметрлары дәрәҗәсендәге тотрыклылыгын тәэмин итә.

Шулай итеп, бюджет турындагы законда билгеләнгән беренчел структур дефицит параметрлары нигезендә федераль бюджетны үтәү, «бюджет кагыйдәсе» механизмы кысаларында Илкүләм иминлек фонды чараларын куллану/формалаштыру белән беррәттән бюджет системасының тотрыклылыгын тәэмин итә һәм Россия Федерациясенең макроикътисадый һәм финанс тотрыклылыгын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International