Бүген Дәүләт Советы утырышында салым ташламаларының гамәлдә булуын озайтучы закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Аерым алганда, оешмаларның мөлкәтенә салым турындагы республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты белән гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм корылмаларга карата 1,6% күләмендә ташламалы салым ставкасының гамәлдә булуы тагын өч елга (2024-2026 елларга) озайтыла. Республика территориясендә әлеге түбәнәйтелгән ставка 2020 елдан гамәлдә.
Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакындагы закон проекты технопарк резидентлары өчен югары технологияләр өлкәсендә 1 процент күләмендә ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын өч елга озайта.
Инвестицион эшчәнлек турында республика законының 13 статьясына һәм оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы һәм пиролиз ысулы белән этилен җитештерүне гамәлгә ашыручы эшмәкәрләргә салым ташламалары бирү мөмкинлеген күздә тота. "Әлеге закон проекты Татарстан Республикасына инвесторлар җәлеп итүне стимуллаштыру максатыннан эшләнгән", – дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Закон проектында салым ташламасы бирү шартлары каралган.