Бүгенге көндә торак төзелешенең еллык планы 87,8%ка үтәлгән. Абсолют мәгънәдә бу 2 млн 721 мең квадрат метр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Коммерциячел торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йорт тапшырган. Бу - еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 80,5 проценты. Хәзерге вакытта төзелә торган 55 йортның 20се югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Социаль ипотека программасы буенча 120,5 мең кв.метрга 33 йорт әзер. Ел ахырына кадәр тагын 37 йортны тапшырырга кирәк.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 96%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 451 мең кв. м тәшкил итә.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгән. Бу «Торак" федераль проекты, анда 26 объект кертелгән. Алар буенча гомуми башкару 47%. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык төзелә. Аларның берсе Саба районында эшли, аның буенча башкару 86% тәшкил итә.