Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өлешендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла - барлыгы 234 объект. Сәламәтлек саклау тармагы буенча 118 объекттан торган өч федераль һәм республика программасы кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү кысаларында Нурлат районында участок хастаханәсендә эшләр дәвам итә. Мәдәният тармагында дүрт федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге 5 программадан агымдагы атнада яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасын Нурлат районында соңгы объектны тапшыру белән тәмамлады. Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча 8 объектның икесендә эшләр тәмамланмаган. Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендәге 23 объектны ремонтлау 2 программа кысаларында алып барыла. Ветеринария берләшмәләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, «Россельхозцентр» федераль учреждениесе биналарын, урманчылык биналарын, авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын, муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программалары төгәлләнде.
ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча 15 спорт объектын капиталь ремонтлау программасы 81% ка үтәлгән.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. 506 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шул исәптән 96 йортта 257 лифт алыштырылган. 219 йортта ремонт эшләре дәвам итә. 196 йортта эш күләме 70% тан артып китә.