Биш министрлыктан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларын МСП.РФ цифрлы платформасында алу мөкин булачак. Бу хакта кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эшмәкәрләргә биш федераль министрлыкның ресурслары ачык булачак: Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгы.
“Хөкүмәт рәисе Михаил Владимирович Мишустин кушуы буенча без федераль ведомстволар белән платформада аларның ярдәм чараларын урнаштыру буенча эшне башладык. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Хезмәт министрлыгы белән системаларны интеграцияләү турында сөйләшү алып барабыз, шулай ук Икътисади үсеш министрлыгы белән туризм һәм Цифрлар министрлыгы белән IT-стартаплар кысаларында платформа эчендә функционал эшлибез. Бу кече һәм урта бизнес бер ресурста кирәкле ярдәм чараларын ала алсын өчен эшләнә", - дип билгеләп үтте Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе башлыгы Александр Исаевич.
Дәүләт ярдәме чараларына керүне җиңеләйтә торган торган МСП.РФ цифрлы платформасының үзәге булып, эшмәкәрнең цифрлы профиле тора, дип билгеләп үтте Исаевич. Цифрлар министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Россия Банкы, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә бизнесны дәүләттә булган мәгълүматларны бирүдән азат итү өчен төрле ведомстволарның 1,2 меңнән артык мәгълүмат категориясе җыелган.
"Бу мәгълүматлар цифрлы платформага адреслы рәвештә тиешле ярдәм чараларын сайларга, компаниянең һәр чараны алу шартларына туры килүен тикшерергә мөмкинлек бирә. Быел апрельдән башлап платформа тарафыннан цифрлы профильне анализлаганнан соң сайлап алынган чараларга 100 меңнән артык гариза бирелгән. Хәзер профильнең мәгълүмат исемлеген киңәйтү өстендә эшлибез", - дип өстәде Исаевич.