Россия Хөкүмәте киләсе өч елга федераль бюджет проектын хуплады.
2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына федераль бюджет турында закон проекты Хөкүмәт утырышында хупланды. Федераль казнаның керемнәре 2024 елда 35 трлн сум, 2025 елда 33,5 трлн сум, 2026 елда 34,1 трлн сум күләмендә фаразлана. Чыгымнар 36,6 трлн сум, 34,4 трлн сум һәм 35,6 трлн сум дәрәҗәсендә көтелә.
Шулай итеп, дефицит 2024 елда 1,6 трлн сум, 2025 елда 0,9 трлн сум, 2026 елда 1,5 трлн сум тәшкил итәргә мөмкин.
Бу чорда өстенлекле юнәлешләр буларак гражданнарның аерым ярдәмгә мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм, технологик үсеш һәм инфраструктураны киңәйтү игълан ителә. Моннан тыш, дәүләтнең гражданнар алдындагы барлык йөкләмәләрен финанслау каралган.
Шул ук вакытта федераль казнаның чыгымнары да, керемнәре дә бер ел элек булганнан күпкә зуррак күләмдә фаразлана. Бюджет турында элеккеге закон нигезендә, чыгымнар 2024 елда 29,4 трлн сумга, 2025 елда 29,2 трлн сумга бәяләнгән. Керемнәр 27,2 трлн сум һәм 27,9 трлн сум дәрәҗәсендә көтелгән булган.
Хөкүмәт хуплагач, бюджет проекты Дәүләт Думасына кертелә. Закон буенча, Министрлар Кабинеты моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә тиеш. Аннары документ парламент тарафыннан карала һәм финал этабында Президент тарафыннан раслана.