Казанда Эшкуарлар өчен семинар турында

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә 10:00-18: 00 сәгатьләрдә Казанда, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, Пушкин урамы, 18 йорт, 2 кат адресы буенча эшкуарлар өчен семинар узачак.

Спикер – Лилия Аракелова, Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбенең федераль тренеры.

Сүз нәрсә турында барачак?

транспорт-логистика хезмәтләре провайдерын сайлау

логистиканы хокукый тәэмин итү һәм транспорт документациясен рәсмиләштерү

продукцияне логистик куркынычлардан иминиятләштерү

дөрес савыт сайлау, товарны тутыру маркалау

складлау

халыкара илтеп тапшыру чараларын анализлау һәм логистикада почта элемтәсе мөмкинлекләрен, электрон мәйданчыкларны һәм мәгълүмат базаларын куллану.

Бу һәм киләсе семинарларда катнашу бушлай. Нәтиҗәләр буенча укулар узу турында сертификатлар тапшырылачак.

Чарага теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасы аша (“Сервислар” - “Төбәк ярдәм чаралары” - “Ярдәм алу” - төбәкне һәм сезнең бизнесны күрсәтергә - “Һәркем өчен” - “Күрсәтү” - “Экспортерлар өчен семинарларда катнашуга язылу”).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International