Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша. Подрядчылар атна саен яңа объектларны тапшыралар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 99% тәшкил итә, шул исәптән сезонлы төрләр 99,5%. 585 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шул исәптән 96 күп фатирлы йортта 257 лифтны алыштыру эшләре бара. 140 күп фатирлы йортта ремонт дәвам итә. 99 йортта эш күләме 90%тан артып киткән.