Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
16 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 93%ы. Коммерциячел торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йортны тапшырган - бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 80,5 проценты. Быел социаль ипотека программасы 81%ка үтәлгән - 130,4 мең кв. метрлык 35 йорт әзер. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 6%ка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 604 мең кв. м тәшкил итә.