2024-2026 елларга федераль бюджет проектын парламентның түбәнге палатасына 29 сентябрьдә кертү планлаштырыла. Бу хакта Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе Анатолий Артамонов хәбәр итте.
Утырыш барышында экспертлар советы 3 октябрьдә Федерация Советында узачак федераль бюджетка багышланган парламент тыңлауларына тәкъдимнәр әзерләү турында фикер алышты. Артамонов билгеләп үткәнчә, бу парламент тыңлаулары бюджетның "нуленче укылуы" булып тора һәм аның каралышы процессын башлап җибәрә.
"Киләсе өч елга бюджетка кагылышлы барлык төп тәкъдимнәрне без Федерация Советының чираттагы бюджет циклына федераль бюджет концепциясен формалаштыру турындагы карарында чагылдырдык", - дип нәтиҗә ясады парламентарий.