2023 елның 2 октябрендә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы министрлыкта күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннары очрашу оештырды.
Очрашуда ветераннар, шулай ук Татарстан Финанс министрлыгы җитәкчелеге һәм вазыйфаи затлары катнашты.
Чакырылган кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Очрашу барышында финанс системасы ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарага шулай ук Татарстан Республикасында финанс-бюджет күзәтчелеге Федераль хезмәтенең территориаль идарәсе һәм "Транссервис" ТР ДУП ветераннары чакырылган иде.