Татарстан Республикасы үзмәшгульләре маркетплейсларда мөстәкыйль эш буенча укулар узачак

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгуль гражданнар өчен «Маркетплейсларда эшләү буенча укыту модульләренә язылу» дигән бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.

Үзмәшгульләр «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында белем ала алачак.

Татарстан бизнес-берләшмәсенә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International