Республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Парламентның профильле комитетларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү башланды. Бүген республиканың төп финанс законы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин депутатларга 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп күрсәткечләрен тәкъдим итте.

«2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында» ТР законы проектын ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2024 елга ТР бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 383 млрд. 929,5 млн. сум, 2025 елга – 387,2 млрд. сум, 2026 елга – 412,5 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Бюджетның иң зур керем чыганаклары булып табышка салымнар, физик затларның керемнәре, оешмаларның акцизлары һәм мөлкәте тора, алар Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми суммасының 87 процентын тәшкил итә.

Республика бюджетының чыгым өлеше параметрлары 2024 елга 383 млрд.929,5 млн. сум, 2025 елга 399,7 млрд. сум һәм 2026 елга 431 млрд. 325,5 млн. сум күләмендә формалаштырылган.

Комитетларда бюджет проектын тикшерү әле башланды гына, аларның профильле юнәлешләре буенча мәсьәләләр муниципалитетларда һәм парламент тыңлауларында каралачак.

Комитет «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International