Бюджет проекты муниципалитетлар тарафыннан каралды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында 2024 елга, 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары советлары башлыклары рәисләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренең икътисад буенча урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International