Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.
Традиция буенча, профильле комитетлар утырышларында республика бюджеты турындагы закон проектын тикшерү Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау һәм алдагы өч еллык чорга бюджетның төп параметрлары турындагы докладларны караудан башлана. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында мондый докладлар белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Рөстәм Әюкасов чыгыш ясады.
Профильле комитет әгъзалары комитет алып барган өлкәләр буенча бюджетның чыгым өлешен анализлауга җентекләп тукталдылар. 2024 елда бюджет чыгымнары 383 млрд. 929,5 млн. сум, 2025 һәм 2026 елларның план чорына 399 млрд. 693,8 млн.сум һәм 431 млрд. 325 млн. сум тәшкил итәчәк.
«Илкүләм икътисад» бүлеге буенча 2024 елга чыгымнар күләме 102 567,3 млн. сум күләмендә фаразлана. «Гомуми икътисадый мәсьәләләр» бүлеге буенча киләсе елда чыгымнар күләме 733,7 млн.сум тәшкил итәчәк. «Элемтә һәм информатика» бүлекчәсе буенча чыгымнар 2024 елда 1 636,2 млн.сум тәшкил итә.