Бүген ТР Юстиция министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышында депутатлар «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова докладын тыңладылар.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджетының төп параметрларын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бюджетның керем өлешенең төп чыганаклары булып табышка салым (2024 елда 112,8 млрд.сум күләмендә көтелә), физик затларның керемнәренә салым (130,5 млрд. сум), акцизлар (43 млрд. сум), предприятиеләр милкенә салым (391 млрд. сум), шулай ук федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр (51,7 млрд. сум) һәм башкалар тора. ТР консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 451,7 млрд. сум күләмендә карала. республика бюджеты - 383,9 млрд.сум.
Комитет каралган закон проекты буенча тиешле нәтиҗәне кабул итте.