Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.
2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова тәкъдим итте.
Профильле комитет әгъзалары бюджет турында закон проектын комитет карамагына кертелгән мәсьәләләр, аерым алганда, мәгариф, мәдәният, кинематография, массакүләм мәгълүмат чаралары, фундаменталь тикшеренүләр бүлекчәсе буенча карадылар.
2024 елда «Мәгариф» бүлеге буенча фаразланган күләм 80, 2 млрд.сум, 2025 елга – 94, 7 млрд. сум, 2026 елга – 109, 3 млрд. сум тәшкил иткән. 2025 һәм 2026 елларга бюджет чыгымнары үсеше агымдагы чыгымнарны индексацияләү һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь түләү күләмен арттыру белән аңлатыла.
«Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча 2024 елга 9, 6 млрд.сумлык бюджет ассигнованиеләре каралган.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 1,7 млрд.сум күләмендә планлаштырылган.
«2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшергәннән соң, профильле комитет әгъзалары Дәүләт Советына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.