Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Бюджет буенча парламент тыңлаулары традицион рәвештә җәмәгатьчелек катнашында уза. Утырышның турыдан-туры трансляциясе Дәүләт Советының рәсми сайтында оештырылды.
2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Рәисе тарафыннан түбәндәге күләмдә кертелгән: керемнәр 383,9 млрд.сум, чыгымнар 383,9 млрд. сум. Бюджет дефицитсыз формалаштырылган. Гомумән алганда, 2024 елга консолидацияләнгән бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, керемнәр формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре нигезендә башкарылган. Җирле бюджетларның керем күләме буенча фараз муниципаль берәмлекләр белән фикер каршылыкларысыз килештерелгән.
Татарстан Республикасы Финанс министры билгеләп үткәнчә, 2024 елда табышка салым керүнең фаразы 112,8 млрд.сум тәшкил итә. Физик затларның керемнәренә салымның консолидацияләнгән бюджетка 137,5 млрд.сум, республика бюджетына 96,4 млрд. сум күләмендә керүе фаразлана. Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар керү фаразы 43 млрд. сум тәшкил итә. 2024 елда оешмаларның милкенә салым 39,1 млрд.сум күләмендә фаразлана. Җир салымы, бәяләүләр буенча, 8,4 млрд.сум күләмендә керәчәк. 2024 елда физик затлар милкенә салым 2,7 млрд.сумга якын бәяләнә.
Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре 22,4 млрд.сум күләмендә, республика бюджетына – 17,3 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2024 елда бюджет проектында федераль бюджеттан түләүсез керемнәр 51,7 млрд.сум күләмендә исәпкә алынган.
Чыгым өлешенә килгәндә, традицион рәвештә социаль чыгымнар күбрәк. 2024 елда мәгарифкә консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 138,8 млрд.сум, республика бюджеты чыгымнары 80,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 108,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, шулардан республика бюджеты чаралары – 38,8 млрд. сум.
Консолидацияләнгән бюджет буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга чыгымнарның гомуми суммасы 60,3 млрд.сум күләмендә, республика бюджеты буенча – 60,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бюджет проектында социаль пособиеләр һәм түләүләр индексациясе исәпкә алынган.
«Илкүләм икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 2024 елда консолидацияләнгән бюджетта 104,7 млрд.сум, республика бюджетында 102,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган.
«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә консолидацияләнгән бюджет буенча 21,1 млрд.сум, республика бюджеты буенча 11,1 млрд. сум чыгымнар фаразлана.
"2024 елга республика бюджеты 84% социаль характерда, - дип ассызыклады Шамил Гафаров, фикер алышуга йомгак ясап, - биш ел элек республика бюджеты 280 млрд.сум булган, бүген 380 млрд. сум, нефть керемнәре 53% тәшкил иткән, бүген 30-35%. Ел саен без үсеш һәм үсеш өчен потенциал табабыз».
Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр эшләнде, алар бюджет проекты өстендә алга таба эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча күпчелек парламент комитетларында каралган инде. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җыелма нәтиҗә әзерләячәк. Аннары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.