Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары белән таныштырды һәм 2023 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Үз чыгышында Радик Гайзатуллин 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 331,2 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр туплануын билгеләп үтте. Республика бюджеты үз керемнәре буенча 283,7 млрд.сумга, җирле бюджетлар 47,5 млрд. сумга үтәлгән.
2023 елның тугыз аенда табышка салым 133,2 млрд.сум тәшкил иткән. 2023 елның 9 аенда физик затлар керемнәренә салым берләштерелгән бюджетка 93,1 млрд.сум күләмендә кергән. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 30,7 млрд.сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салымнар 18,3 млрд.сум җыеп алынган.
Бюджетның чыгым өлешен үтәү турында сөйләгәндә, Радик Гайзатуллин берләштерелгән бюджет чыгымнары 353 млрд.сум тәшкил иткәнен хәбәр итте. Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 302,8 млрд.сум күләмендә үтәлгән.
Татарстан Республикасы финанс министры 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджет мәсьәләсенә аерым тукталды.
"6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, анда республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты хупланды. 9 октябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына бюджет проектын кертте. 2 ноябрьдә Дәүләт Советы бюджетны беренче укылышта караячак", - дип сөйләде Радик Гайзатуллин.
Үз чыгышының ахырында Татарстан Республикасы финанс министры түбәндәге бурычларны билгеләде. "Бюджетның керем өлешенең сыйфатлы үтәлешен, бурычларны киметүне, республика бюджеты акчаларын һәм федераль акчаларны вакытында, нәтиҗәле һәм тулы күләмдә үзләштерүне тәэмин итәргә. 2024-2026 елларга республика бюджеты раслансын. Салым мәсьәләләре буенча карарларны вакытында кабул итәргә. Билгеләнгән срокларда җирле бюджетларны расларга " - дип нәтиҗә ясады ул.