Россия Федерациясе Хөкүмәте төбәкләр өчен бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару турында боерык раслады

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2022 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеге 12 төбәккә бирелде. Боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Сүз яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле инфраструктураны (транспорт, энергетика, коммуналь) актив үстерүче төбәкләр турында бара. Алар арасында – Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Алтай, Байкал аръягы, Краснодар һәм Пермь крайлары, Әстерхан, Волгоград, Калуга, Курск, Липецк һәм Томск өлкәләре.

Татарстан Республикасы өчен бурычларны исәптән чыгару күләме 7 882,5 млн. сум тәшкил итәчәк.

Карар төбәк бюджетларына бурыч йөкләмәсен киметергә һәм өстенлекле проектларны үстерүгә өстәмә акча юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International