«Безнең яңа укытучы» грантына конкурс сайлап алуына йомгак ясалды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елда яңартылган «Безнең яңа укытучы» грантына конкурс сайлап алуының нәтиҗәләре ясалды. Грант алуга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының югары белемле яки урта һөнәри белемле, грантка гариза биргән вакытта 35 яше тулмаган һәм белгечлеге буенча педагогик эшчәнлек стажы өч елдан артмаган педагогик хезмәткәрләре дәгъва итә ала.

2023/2024 уку елында 200 грант алучы билгеләнде, түләүләр өч ел дәвамында ай саен (җәйге чорны исәпкә алмаганда) 10,0 мең сум күләмендә башкарылачак. Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2023 елда 10 416,0 мең сум, 2024 елда 23 436,0 мең сум чаралар бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International