Дәүләт Думасы 2024-2026 елларга федераль бюджет проектын I укылышта кабул итте

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет проектын I укылышта кабул итте.

Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2024 елда 35,065 трлн сум, 2025 елда 33,552 трлн сум һәм 2026 елда 34,051 трлн сум күләмендә фаразлана. Чыгымнар 36,66 трлн сум, 34,382 трлн сум һәм 35,587 трлн сум дәрәҗәсендә көтелә. Федераль бюджет дефициты 2024 елда 1,595 трлн сум, 2025 елда 0,83 трлн сум һәм 2026 елда 1,536 трлн сум тәшкил итәчәк.

Тулаем эчке продукт күләме 2024 елда 179,956 трлн сум (үсеш 2,3 процентка), 2025 елда 190,637 трлн сум (үсеш 2,3 процентка), 2026 елда 202,304 трлн сум (үсеш 2,2 процентка) күләмендә фаразлана.

Дәүләт эчке бурычының югары чиге 01.01.2025 елга 26,637 трлн сум, 01.01.2026 елга 30,159 трлн сум, 01.01.2027 елга 34,356 трлн сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт тышкы бурычының югары чиге 01.01.2025 елга $64,0 млрд (€57,6 млрд); 01.01.2026 елга - $63,1 млрд (€56,3 млрд); 01.01.2027 елга - $61,2 млрд (€54,6 млрд) сум тәшкил итәчәк.

Инфляция дәрәҗәсе 2024 елда 4,5%, 2025 елда 4,0%, 2026 елда 4,0% дип фаразлана.

2024 ел башына Илкүләм иминлек фонды күләме 12,177 трлн сум (тулаем эчке продуктның 6,8%); 2025 ел башына 11,190 трлн сум (тулаем эчке продуктның 5,9%); 2026 ел башына 13,002 трлн сум (тулаем эчке продуктның 6,4%) тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International