2023 елның 27 октябрендә Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында» мәсьәлә буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләреннән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 2023 елның 9 ае өчен салым түләүләрен кертү мәсьәләсе каралды. Әлеге керемнәр 5 087,2 млн. сум тәшкил итте, шуларның 2 640,1 млн.сумы – табышка салым.