ТР Финанс министрлыгында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә милек һәм җир кишәрлекләре өчен салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү буенча алып барыла торган эш, шулай ук физик затларның милек салымнарын вакытында түләүне тәэмин итү буенча мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.