2023 елда республикада концессия килешүләре кысаларында 3 гомуми белем бирү мәктәбе төзелде

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

 «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты демографик факторына бәйле рәвештә укучылар саны арту сәбәпле, гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге объектлар файдалануга тапшырылды:

1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе: Казан шәһәре, Идел буе районы, Р.Гәрәев урамы (“Волжские просторы”, “Соловьиная роща”, “Сказочный лес” торак комплекслары)";

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә авылында 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе;

1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе: Чаллы шәһәре, 34 нче комплекс адресы буенча гомуми белем бирү мәктәбе".

Әлеге мәктәпләрнең эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә 2023 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 126,5 млн.сум акча юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International