2023 елның 15 сентябреннән 14 октябренә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $83,35, яки тоннага $608,4 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $93,43.
Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2023 елның 1 ноябреннән 2,3 долларга артачак һәм тоннага $26,2 тәшкил итәчәк.
Ачык төстәге нефть продуктлары һәм майга пошлина артачак һәм тонна өчен $7,8, коңгырт төстәгеләренә – $26,2 тәшкил итәчәк.
Товар бензины экспортына пошлина 7,8 доллар, турыдан-туры (нафта) – тонна өчен 14,4 доллар тәшкил итәчәк.
Сыекландырылган газга пошлина $2,2, сыекландырылган углеводород газның чиста фракцияләренә пошлина – 1,9 доллар.
Кокска пошлина тоннага $1,7 тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы $23,9 тәшкил итә.