Бюджетара трансфертлар керү турында

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 59,0 млрд сум (планлы билгеләнешләрдән 87,4%) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән дотация – 214,3 млн сум (100%), субсидияләр – 31,5 млрд сум (84,8%), субвенцияләр – 5,1 млрд сум (74,1%), башка бюджетара трансфертлар – 21,5 млрд сум (95,7%), федераль фондлардан керемнәр – 661,9 млн сум (84,8%).

Кергән федераль акчалар максатчан санала һәм максатчан билгеләнеш нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International