Яңа интернат йорты төзелешенә акча бүлеп бирү турында

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында федераль закон проектында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасына өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат йорты төзүгә 2026 елга барлыгы 172,5 млн.сум акча каралган.

2026 елга күрсәтелгән чыгым йөкләмәләрен федераль бюджеттан финанслауның чик дәрәҗәсе Татарстан Республикасы өчен 69% тәшкил итәчәк. Димәк, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 2026 елда чыгымнар 77,5 млн.сум (31%) тәшкил итәчәк.

Картлар һәм инвалидлар өчен яңа интернат йортын Зеленодольск шәһәрендә төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International