Финанс министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, әлеге эш барышында берничә өстенлекле бурыч торган. "Иң кулай карарларны табу өчен Финанс министрлыгы көн саен закон проектын карау кысаларында килгән күп кенә тәкъдимнәрне тикшерде», — диде ул.
Хөкүмәт тарафыннан барлыгы 769 төзәтмә әзерләнгән, 2024-2026 елларга бюджет акчаларын яңадан бүлүнең гомуми күләме 6,7 трлн сум тәшкил итә.