2022 елның 23 ноябреннән № 82-ТРЗ санлы «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә.
2023 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 65,8 млрд. сум күләмендә бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:
Дотацияләр – 0,6 млрд. сум;
субсидияләр – 23,5 млрд. сум;
субвенцияләр – 37,6 млрд. сум
башка бюджетара трансфертлар – 4,1 млрд. сум