ТР финанс министры урынбасары чираттагы «Цифра дәресе» үткәрде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 7 муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Мессенджерлар» темасына чираттагы «Цифра дәресе» үткәрде.

Әлеге чара укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, белем алучыларны онлайн-коммуникацияләрнең үзенчәлекләре, цифрлы этикетның төп принциплары, шулай ук мессенджерларда кулланыла торган технологияләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Белем бирү проекты «Цифрлы икътисад» автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International