2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектының 2 нче укылышына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан 179 төзәтмә әзерләнде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карауга кертелде.
Әзерләнгән төзәтмәләр, нигездә, бюджетны өстәмә федераль акчалар өлешендә тәгаенләүгә юнәлдерелгән. Үзгәрешләр 48 юнәлешкә кагылды, аларның гомуми күләмнәре:
2024 елда – 15 598,7 млн. сум,
2025 елда – 15 548,7 млн. сум,
2026 елда – 14 753,5 млн.сум.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектына төзәтмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан 2023 елның 16 ноябрендә каралачак.